Лагерь эшчәнлеге «Алдынгылар» хәрәкәте волонтеры, авыл җирлеге, мәктәп белән берлектә оештырыла
Бүген районыбызда Бөрбаш, Смәел, Урта Көшкәт авылларында «Ура, авылга» лагере старт алды.
Лагерьның максаты — балаларның татар теле дәрәҗәсен үстерү, җәйге яллар вакытында яшьләрне туган телебезгә җәлеп итү, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз, якыннанрак авыл тормышы белән таныштыру.
Мәсәлән, Бөрбаш авылында эшләп килүче лагерьга 60 бала йөри икән, күпчелеге шәһәрдән авылга туганнарына, әби-бабасына кунакка кайткан балалар.
«Программа бик кызыклы, ул үз эченә төрле чаралар, экскурсияләр, очрашулар, мастер-классларны ала, — ди «Алдынгылар» хәрәкәте волонтерлары.
Лагерь эшчәнлеге «Алдынгылар» хәрәкәте волонтеры, авыл җирлеге, мәктәп белән берлектә оештырыла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев