Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре көне белән!

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, почтаның уңышлы һәм сыйфатлы эшенең төп шарты булып, эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек хезмәткәрләре тора

Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! «Россия почтасы» заманча цифрлы компаниягә әверелеп, район халкына социаль, финанс, дәүләт хезмәтләренең уңайлылыгын тотрыклы тәэмин итә. Әмма шул ук вакытта пенсияләр, вакытлы матбугат, посылкалар һәм телеграммалар китерү почта хезмәткәрләренең эшчәнлегенең мөһим өлеше булып кала.

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, почтаның уңышлы һәм сыйфатлы эшенең төп шарты булып, эчкерсез рәхмәт сүзләренә лаек хезмәткәрләре тора. Яшь буынга үз тәҗрибәләрен тапшыручы, күпьеллык традицияләрен саклаучы ветераннарга аерым рәхмәт. Сезгә һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, матур киләчәк, эшегездә уңышлар телим!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта