Рөстәм Миңнеханов Салавыч укучыларын бүләкләде
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Салавыч укучыларын бүләкләде

Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының коллегиясенең уртак утырышы кысаларында узды.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбург шәһәрендә яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган республика ЮИД командасын бүләкләде.

Исегезгә төшерәбез, «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасын Салавыч күппрофильле лицее укучылары: Галимҗанов Кәрим, Гарифуллин Алмаз, Саттарова Рәзилә һәм Саттарова Эллария тәкъдим итте. Укытучылары – Гыйләҗев Ранил Фәрит улы.

Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының коллегиясенең уртак утырышы кысаларында узды.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/9973579.htm

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Салавыч

Нет комментариев