Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Авыл хуҗалыгы тармагының мөхтәрәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм.
Кыенлыклар белән исәпләш-мичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Безнең Балтач районында авыл хуҗалыгы үсешенә зур игътибар бирелә: дәүләт программалары актив кулланыла, яңадан-яңа объектлар сафка баса, төзелеш арты төзелеш, ремонт арты ремонт булып кына тора, материаль-техник база ныгытыла. Игенчелек-терлекчелек буенча республикада алгы сафларда барабыз, җирләрнең уңдырышлылыгын саклау буенча да эшләребез максатчан.
Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнә-гате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Ил-көннәребез тыныч булып, алга таба да бәрәкәтле хезмәт көннәре насыйп булсын.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев