Регина җиңү арты җиңү яулый.
Күптән түгел райондашыбыз, Сосна авылы кызы Регина Гаязова «Үз телем» татар телен өйрәнү конкурсында «Татар кызлары» комикслар җыентыгы белән җиңү яулган иде. Татар телендәге комикслар мәктәпләрдә таратылыр дип планлаштырыла.
30 июль көнне Регина Петербургка үткән тагын бер грантлар конкурсында катнашып кайтты. Биредә 30 катнашучыдан 15 е финалга үтте. Алар арасында Регина да бар.
Тиздән җиңүче билгеле булачак. Райондашыбызга уңышлар телибез.
Нет комментариев