Галиуллин ширкәтендә эшләүче ГӨЛИЯ ӘХМӘТХАН кызы ЗАКИРОВАның 7 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, искиткеч тыйнаклыгы һәм һәрвакыт ярдәмчел булуы белән аерылып торган хезмәттәшебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал!
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр,
Туасы һәр көнеңә.
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Әйбәтлегең, игелегең,
Гомергә сүрелмәсен.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев