Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Норма авылында гомер итүче кадерле әниебез ИЛЗИРӘ НӘКЫЙП кызы ЗИННӘТУЛЛИНАның 9 октябрьдә 60 яшьлек туган көне.

Норма авылында гомер итүче кадерле әниебез ИЛЗИРӘ НӘКЫЙП кызы ЗИННӘТУЛЛИНАның 9 октябрьдә 60 яшьлек туган көне.

Әни! Сине шушы иң зур шатлыклы бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Бүген үзеңнең олуг юбилеең - 60 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син тирә ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә. Син кешелекле дә һәм игелекле дә, абруйлы киңәшче дә, шуңа күрә дә үзең олы ихтирамга лаек, хөрмәтле син. Әниебез, алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф, әрнү-сагышларны белми һәм туган-тумачаларың, якыннарың, балаларың, оныкларың белән бәхетле көннәрдә, изге дөньяның барлык рәхәтен күреп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп итсен Ходай.
Иң изге теләкләр белән кызларың Рәзинә, Рәсимә, улың Рәсим, киявең Рәмис, киленең Раилә, оныкларың Дилә, Кәрим һәм барлык туганнарың да кушыла.
Фото: akedcom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250