Норма авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛГЕНӘ ГАФИЯТ кызы ГАБДУЛЛИНАның 5 октябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр, шатлыкларга бай киләчәк телибез. Алдагы тормышыңда безнең - балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен тоеп, һәрвакыттагыча безгә терәк булып, әтиебез белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Кояш кебек якты нур өләшеп,
Син бит безне назлап яшисең.
Олы җанлы, киң күңелле, әни,
Фәрештәгә тиңнәр кеше син.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фидарис, кызларың Фидания, Гөлдания, улың Ильяс, киявең Раушан, оныкларың Зәринә, Айсылу, кода-кодагыең Рәйхан, Венера.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев