Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сосна авылында яшәүче хөрмәтле киявебез РӘИС МАНСУР улы САДЫЙКОВның 8 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Сосна авылында яшәүче хөрмәтле киявебез РӘИС МАНСУР улы САДЫЙКОВның 8 октябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле киявебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа булган иксез-чиксез рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сабыр да син, ярдәмчел, мәрхәмәтле, миһербанлы. Сеңлебез Гөлфия белән бер җан, бер тән булып яшисез. Борчу-мәшәкатьләр булса, һәрчак Сезгә таянабыз. Үтемле киңәшләрегез сабыр булырга көч бирә. Кадерләп үстергән балаларыгызның, кияү-киленегезнең мәрхәмәтен, ярдәмен тоеп, оныкларыгызга сөенеп, әниегез белән бергә бәрәкәтле тормышта яшәгез.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Ташламасын сине гомергә.
Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын иде озак еллар
Пар канатлы булып яшәргә.
Сезне хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән Салавычтан туганнарыгыз Динүс-Тәнзилә, Фарук-Мөнирә, Риф-Суфия һәм Гөлфия апа гаиләләре.
Фото: europeflower

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250