Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча, узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.

2019 ел, гомумән алганда, республикабыз өчен бәрәкәтле ел булды. Җитештерүдә һәм инвестицияләр кертүдә яңа юнәлешләр табу, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру, заманча торак, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү – болар барысы да уртак тырыш хезмәтебезнең матур нәтиҗәсе.

Эшче һөнәрләре буенча илкүләм чемпионатта Татарстанның җиңү яулавы һәм башкалабызда «WorldSkills Kazan 2019» һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының тиешле югары дәрәҗәдә уздырылуы республика яшәешенең эшлекле ритмга корылганлыгын ачык күрсәтте. Эшче һөнәрләре елы кысаларында тупланган тәҗрибәбез һәм дөнья беренчелегенә дип җиткерелгән бина-корылмалар безгә икътисад өлкәсендә нәтиҗәле эшләү өчен югары һөнәри осталыкка ирешкән, хезмәттә алдынгылыкны бирми торган, булдыклы кадрлар әзерләү мәйданын байтак киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Автомобильләр төзү тармагында әйдәп баручы КамАЗ предприятиесенең күптән түгел билгеләп үтелгән ярты гасырлык юбилеенда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин заводның һәм тулаем республикабызның үсешенә югары бәя бирде, бу исә Татарстанның илебез куәтен арттыруга саллы өлеш кертүенә тагын бер дәлил булды.

Безнең казанышларның ныклы нигезен шулай ук җәмгыять һәм дәүләт арасында үзара файдалы хезмәттәшлек, граждан җәмгыяте институтларын үстерү, тирәнтен уйланылган милли сәясәтне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру, традицион дини берләшмәләр белән нәтиҗәле эшләү тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау йомгакларын без шулай ук яңарыш, үзгәртеп корулар курсын һәм хакимият органнары эшчәнлеген халыкның хуплавы күрсәткече дип кабул итәбез. Парламентның яңа составы актив төстә законнар чыгару эшчәнлегенә кереште, монда төп максат – халыкның тормышын яхшырту һәм гражданнарның ирекле үсеше өчен шартлар тудыру.

«Безнең ишегалды» дигән яңа проектта татарстанлыларга уңайлы яшәү тирәлеге булдыру күздә тотыла һәм аны гамәлгә ашыру барышында өч ел эчендә барлык күпфатирлы йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан илдә игълан ителгән Хәтер һәм дан елында барыбыз өчен дә изге бу бәйрәмгә әзерлектә һәм аны уздыруда татарстанлылар актив катнашыр дип ышанам. Бөек Җиңү, «беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады» дигән гыйбарә кебек үк, ветераннар белән көндәлек эшебездә һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә рухи маягыбыз булырга тиеш.

Туган республикабыз узган шанлы юлның иң әһәмиятле вакыйгалары, ватандашларыбызның аны төзүгә һәм үстерүгә керткән өлеше Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә игътибар үзәгендә булачак. Киң колачлы зур чаралар бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызга, Россия дәүләте белән бербөтенлегебезгә һәм барлык халыклар вәкилләренең хезмәттәшлегенә нигезләнеп, Татарстанның киләчәк үсешенә этәргеч бирер дип уйлыйбыз.

Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау киләсе елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булачак. Бу кампанияләр эшлеклелек шартларында узар, алар турында мәгълүмат ачыктан-ачык халыкка җиткерелер, җирле дәрәҗәдә дә, шулай ук бөтен республика күләмендә дә тормыш шартларын яхшырту өчен җитди тәкъдимнәр кертелер дип уйлыйм.

Сүз дә юк, узып баручы ел безгә зур сөенечләр алып килде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Шулай да, без бергәләп җиңә алмаслык кыенлыклар юк ул. Күтәренке рухыбыз, бердәмлек, якты өметләр һәм үз-үзебезгә ныклы ышанычыбыз Татарстанга туктаусыз алга барырга, яңа юллар һәм үсеш офыкларын ачарга мөмкинлек бирә.

Кадерле дуслар, шушы алгарыш юлыннан тайпылмыйча, ныклы адымнар белән киләчәккә атлавыбызны, Яңа елда һәр эшебезнең уңышлы булуын телим!

2020 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!

Яңа ел мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент котлавы

2
X