Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Якташлар котлый

– Минем якташларым, кайда гына булсалар да, һичшиксез, туган җирен яратып яшәүчеләр. Ерактамы сез, Балтачның үзендә гомер итәсезме, яңа елда башкарачак тынгысыз хезмәтегез йортларыгызга муллык китерсен, гаиләләрегездә тынычлык булсын.

Ренат ГАЛИӘСКАР – танылган алып баручы, юмор остасы, җырлар авторы:
– Чын күңелдән хөрмәтле якташларымны якынлашып килүче яңа 2019 ел белән тәбрик итәм. Борчу-хәсрәтләрне иске елда калдырыйк. Яңа елда һәрберебезнең йөрәк түрендә йөрткән иң изге теләкләре чынга ашсын. Еллар тыныч, якыннарыбыз сау- сәламәт булсын!

Яңа елны шат елмаеп,
Сөенеп каршы алыйк.
Чучка елына бассак та,
Кешеләр булып калыйк!

Сәрия ХӘБИБУЛЛИНА – ТНВ каналының “Яңалыклар” хезмәтенең баш мөхәррире, «Адымнар» тапшыруын алып баручы:
– Минем якташларым, кайда гына булсалар да, һичшиксез, туган җирен яратып яшәүчеләр. Ерактамы сез, Балтачның үзендә гомер итәсезме, яңа елда башкарачак тынгысыз хезмәтегез йортларыгызга муллык китерсен, гаиләләрегездә тынычлык булсын. Матур эшләрегез, күркәм уңышларыгыз районны республика рейтингларының үренә алып менсен. Ә безгә – журналистларга, ешрак кайтып, шул уңышларны үзебезнең репортажларда күрсәтү насыйп булсын! Үзеңнекеләр өчен сөенеп яшәү – ул бик кадерле әйбер. Бәйрәм белән сезне!

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА – “Татар кызы – 2018” җиңүчесе:
– Хөрмәтле якташлар һәм авылдашларым – сосналылар! Сезне ихлас күңелемнән якынлашып килүче яңа еллар белән котлыйм. Һәр туар таң гаиләгезгә тынычлык, иминлек, куанычлар алып килсен! Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Эшләрегез – уң, тормышларыгыз – мул, һәрчак: “Без – Балтачтан!”– дип, горурланып, йөз аклыгы белән яшәргә, эшләргә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау