Алтын көзебез вак адымнары белән җиһаныбыз буйлап атлап барганда Көек китапханәсендә "Алтын көзем-гомер язым" дигән тематик-музыкаль кичә үткәрдек. Ничә яшьтә булуга карамастан, күңел һәрвакыт 18дә булсын дигән максат белән куелды бу тема. Бу бәйрәм көзне олылап каршы алу, җыеп алынган уңышның муллыгын барлау рухын алды. Җыр-бию белән килгән тамашачыны сөендерсәк,...
Алтын көзебез вак адымнары белән җиһаныбыз буйлап атлап барганда Көек китапханәсендә "Алтын көзем-гомер язым" дигән тематик-музыкаль кичә үткәрдек. Ничә яшьтә булуга карамастан, күңел һәрвакыт 18дә булсын дигән максат белән куелды бу тема. Бу бәйрәм көзне олылап каршы алу, җыеп алынган уңышның муллыгын барлау рухын алды. Җыр-бию белән килгән тамашачыны сөендерсәк, шул ук вакытта зиһен камиллеген дә сынап, төрле башваткычлар, мәкальләр белән тулыландырып бардык. Уеннар ярдәмендә кичә үзгә бер күңелле тамаша кебек булды.
Зилә Ильязова
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев