Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Хәниядән бүләк
Ямьле җәйләр үтте,
Алтын көзләр җитте.
Мәктәбемдә кабат
Уку башланып китте.
Ә бакчада эш кайный,
Кайсы бәрәңге казый,
Кемдер яшелчә ала-
Һәркем уңышны барлый.
Сап-сары шәл ябынган
Зифа каен кызлары.
Яшел күлмәген салмый тик,
Нарат, чыршы кызлары.
Яратам мин көз айларын,
Байлык, муллык булганга.
Ындыр, келәт, амбарлар
Ашлык белән тулганга.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев