Ихластан котлыйбыз!
17 август көнне Санкт-Петербург шәһәрендә «Аулак өй-көрәш» сәнгать фестивале уздырылды.
Фестивальдә Хәлил Фәизов җитәкчелегендәге Субаш авылы мәдәният йорты үзешчәннәре югары әзерлекле чыгышлары белән зур уңышларга ирештеләр, беренче урынга лаек булдылар!
Районыбыз данын, татар мәдәниятен, милли йөзебезне зур шәһәрләрдә таныткан үзешчән коллективны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Нет комментариев