“Балкыш“ фестиваленең Гала-концертында кемнәр чыгыш ясар?
Мәдәният

“Балкыш“ фестиваленең Гала-концертында кемнәр чыгыш ясар?

12 апрельдә район мәдәният үзәгендә “Балкыш“ фестиваленең Гала-концерты була.

“Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, район турының сайлап алу этаплары үтте. Балтач ветераннары 2-5апрель көннәрендә 4 зонада имтихан тотты.

Районыбыз тамашачысы әлеге чыгышларның иң яхшыларын 12 апрельдә кичке 19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә куелачак “Балкыш“ фестиваленең Гала-концертында күрә алачак. Хөрмәтле райондашлар, Сезне үзешчән сәнгатькә гашыйк өлкәннәребезнең чыгышларын тамаша кылырга чакырып калабыз.


балкыш

Нет комментариев