Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач гимназиясе коллективы елдагыча гаҗәеп концерт белән куандырды

14 май гимназия тагын концерт куярга җыена, анысында инде алдынгыларны да тәбрикләячәкләр, ә алдынгылар, лидерлар биредә чиксез күп

Район мәдәният үзәгендә Балтач гимназиясенең хисап концерты булды. Елдагыча гаҗәеп концерт куйды балаларыбыз. Ватанны ярату йөрәк тибешеннән башлана, ди җаны-тәне белән ватанпәрвәр алып баручы Венера Мостафина.

Патриотлыкны ачып бетерү өчен һаман да нидер җитми кебек иде һәм менә гимназия ул җитмәүчелекне туган якны ярату, телләрне хөрмәт итү, бөек шәхесләребезне зурлау, дуслыкның кадерен белү, балачакны сагынып яшәү хисләре һәм дә нәни йөрәк тибешләре аша ачып бирә алды.

Бөтенлек, бердәмлек сизелеп торган әлеге концертны музыка укытучысы Римма Рифовна белән соңгы елда гына кайтып белем бирә башлаган, шул ук вакытта хореограф та булып эшләүче Нәргизә Ниязовна әзерләгән. Искиткеч булды, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов соклану катыш теләкләрен бик мулдан әйтте, гимназия директоры Айгиз Миңнемуллинның горурлыгы якты, шат йөзеннән үк күренде.

14 май гимназия тагын концерт куярга җыена, анысында инде алдынгыларны да тәбрикләячәкләр, ә алдынгылар, лидерлар биредә чиксез күп. Тагын бер бәрәкәтле концертта очрашырга насыйп булсын!!!

Алсу Надршина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев