Балтач гимназиясе укучылары китапханәдә кунакта (+фото)
Мәдәният

Балтач гимназиясе укучылары китапханәдә кунакта (+фото)

10 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә барып, 4 И сыйныфы укучылары өчен “Добрые сказки Д.Н.Мамина-Сибиряка” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр.

Әлеге чара рус халкының бөек язучысы, әкиятче Д.Н.Мамин-Сибирякның тууына 170 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Китапханә хезмәткәре укучыларны әдипнең тормыш юлы, китаплары белән таныштырды. Балалар белемнәрен, тапкырлыкларын  сынап караган уеннар да Мамин-Сибиряк иҗатына кагылышлы иде. Язучының данлыклы “Серая Шейка” әкияте буенча төшерелгән мультфильм да укучылар күңеленә хуш килде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев