Салкын, елак көзге кичләрне ямьләндереп, телевизор экраннарыннан яңа юморостик тапшыру күрә башлаячакбыз
Ул «Кәмит-Җәвит» дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, тапшыруны Җәвит Шакиров алып барачак. Авылча стильдә, капка төбендә эшләнгән тапшыруга язучылар, музыкантлар, юмористлар, җырчылар киләчәк. Биредә рәхәтләнеп әкият сатып, дөньяның кызык-мызык хәлләре телгә алыначак. Әлеге тапшыруның эчендә райондашларыбыз да “кайнап” кайтты. Аларның кемнәр икәнен фотолардан күзәтегез.
Фотолар Чулпан Гобәйдуллинаныкы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев