30 сентябрь көнне "Балтач" ял паркында альтернатив татар музыкасын башкаручылар концерты булачак.
"Су саклау зоналары елы" уңаеннан, Татарстан районнары буйлап, концерт турлары башланып китте. Рәдиф Кашапов һәм "Oscar & c7c5"төркемнәре егетләре тамашачыга альтернатив татар музыкасы тәкъдим итәчәк. Мондый чара Балтачта 30 сентябрь көнне үтәчәк. Бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында кичке 20.00 - 22.00 сәгатьләрдә татар рок-башкаручылары концерты булачак.
Концерт барышында шулай ук яңа купюраларга, ягъни Казан символлары өчен тавыш бирү дә оештырылачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев