4 октябрь көнне, сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә "Бишек туе" дип исемләнгән "Ак калфак" район хатын-кызлар оешмасы белән район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән күркәм бәйрәм узачак.
Әлеге чарада Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, бу оешманың Татарстандагы бүлекчә җитәкчеләре, районның авыл җирлекләрендәге "Ак калфак" бүлекчәсе әгъзалары, районның хатын-кызлар Советы рәисе, яшь кәләшләр, булачак яшь әниләр чакырулы. Мәдәният үзәгендә бишекләрдән күргәзмә эшләнәчәк. Бу күргәзмә районыбыз җирлегендә ясалган бишекләрнең төрлелеген һәм һөнәрчелекне чагылдыра.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев