Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды - Балтачта фестивальнең зона этабы узачак.
Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта 7 район катнашында фестивальнең зона сайлап алу этабы узачак.
Район мәдәният үзәгендә шушы көннәрдә райондашларыбыз Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районыннан килгән яшь талантлар белән ярышачак.
Нет комментариев