Юл хәрәкәте иминлеге

17 яшьлек егет тротуарда хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Шамил Усманов урамындагы йорт ишегалдында булган

Яр Чаллыда 17 яшьлек яшүсмер юл-транспорт һәлакәте оештырган. Ул машина йөртү хокукы булмаган килеш таныш кешесенең машинасына утыра. Автомобиль хуҗасы үзе пассажир урынында янәшә утырган, дип хәбәр итә Татарстанның тикшерү комитеты.

Юл-транспорт һәлакәте Шамил Усманов урамындагы йорт ишегалдында булган. Егет идарәне югалтып, тротуардан баручы 45 яшьлек хатынны бәрдерә.

Җәрәхәтләре булган хатын-кызны хастаханәгә илтәләр, анда аңа ярдәм күрсәтәләр. Хәзер тикшерүчеләр авариянең барлык сәбәпләрен ачыклый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Вечерняя Казань


юл һәлакәте

Нет комментариев