Балтач укучылары «Кем миллионер булырга тели?» уенында катнашты
Мәдәният

Балтач укучылары «Кем миллионер булырга тели?» уенында катнашты

«Кем миллионер булырга тели?» уены Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде

Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучыларына  «Кем миллионер булырга тели?» дип аталган интеллектуаль уен тәкъдим итте.

Чара укучыларның Тукай иҗатын тирәнрәк аңлауларына, белем киңлеген арттыруга, командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән иде.

Уенда ике команда катнашты — «Тукай оныклары» һәм «Шүрәлеләр». Укучылар Габдулла Тукайның язмышы һәм бай иҗади мирасы белән якынрак таныштылар, тормыш юлындагы истәлекле һәм кызыклы вакыйгаларны белделәр. Габдулла Тукай кешелекне дөрес юлдан барырга өнди, матурлыкны күрергә, тирән хисләр кичерергә өйрәтә.


Габдулла Тукай

Нет комментариев