Әлеге күркәм чарада хезмәттәшебез да катнашты.
26 май көнне, «Библиотөн-2023” рәсәй акциясе кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында "Бергә укыйбыз" библиокафесы иң актив, иҗади китап укучыларын җыйды.
Кафе менюсында шигъри сәйләннәр энҗе -мәрҗән булып күңел түрендәге хисләргә яз сулышы өрде, җырлы күчтәнәчләр моң дөньясында тирбәтте, күңелле уеннар дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, китапханәнең диварларына ямь бирде.
- Ел да узучы әлеге чара быел да күңелләрне хушландыра торган булды. Райондашларга бер булса да "Библиотөн" дигән әлеге үзенчәлекле чарада катнашырга тырышыгыз, диясе килә. Ә китапханәчеләргә эшләрендә уңышлар, тормышларында бәхет-шатлык, сәламәтлек телисе килә, - диде коллегабыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев