Балтачлылар ел саен башкала сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясап, призерлар рәтендә!
18 нче апрель көнне «Уникс» концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды.
Безнекеләр быел да матур уңышлары белән сөендерде.
Вокал номинациясендә Җәләлиева Илидә ( җитәкчесе — Гүзәл Рәис кызы Әскәрова) икенче урын яулады. Кконферанс номинациясендә Галимуллина Энҗе (җитәкчесе — Гөлинә Рафаэль кызы Шәйхетдинова) һәм Гафиуллин Мурат ( җитәкчесе — Гөлнара Эрнест кызы Качалова) өченче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев