Борнак авылы балалары бик матур кичәдә булды
Мәдәният

Борнак авылы балалары бик матур кичәдә булды

Борнак авылы балалары ялларда да китапны яратып укый.

Бәйрәм ялларында авыл китапханәсендә балалар өчен "Карлы кышның назлы әкияте" исемле әдәби кичә үткәрелгән. Биредә балалар кыш, аның табигате турында күп мәгълүматлар белгәннәр. Сихри кыш аен яратуларын тасвирлап рәсем дә ясаганнар. Мондый матур, сихри кичә балалар күңелендә әле озак сакланачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


әдәби кичә

Нет комментариев