Чапшар авылы мәдәният йортында Рәдиф Сәгъдинең “Соңгы Шүрәле” әкият-пьесасы куелды.
Чапшар авыл балалары, М.Фәйзинең тууына 126 ел тулу уңаеннан оештырылган “Сүнмәс кояш, нурлы театр...” дип исемләнгән драма түгәрәкләренең район күләмендәге конкурсы кысаларында Рәдиф Сәгъдинең “Соңгы Шүрәле” әкият-пьесасын сәхнәләштерде.
- Әлеге әсәрдә бүгенге көн проблемасы яктыртыла. Табигатьне, урманнарны сакларга, чистартып торырга кирәклеген авылыбыз балалары үз рольләрен бик матур итеп башкарып тамашачыга аңлаттылар, - ди мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев