Эх син язмыш
Мәдәният

Эх син язмыш

Океаннар, сахралар тартмас йөкне Язмыш салды ялгыз иңнәргә, Сыгылмаска, егылмаска кирәк Булышыгыз дуслар җиңәргә?!

Сагышларны сахраларга сипсәм
Үләннәр дә башка үсмәс иде,
Һаваларга ашса хәсрәтләрем
Көн яктысы үтеп кермәс иде.

Диңгезләргә күмсәм сагышларым
Океаннар кайнап чыгар иде,
Агачларга сарсаң, күтәрәлми
Имәннәр дә шартлап сынар иде.

Океаннар, сахралар тартмас йөкне
Язмыш салды ялгыз иңнәргә,
Сыгылмаска, егылмаска кирәк
Булышыгыз дуслар җиңәргә?!

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шигырь

Нет комментариев