Карлар көрәп өеп куйдым Хәрәкәттә бәрәкәт...
Карлар көрәп өеп куйдым
Хәрәкәттә бәрәкәт...
яуган карны көри алу,
Ни әйтсәң дә бик рәхәт!
Ул явадыр, мин көримен
Мин көримен, ул ява...
Маемлаган билеңә дим
Бу, кызый иң шәп дәва!
Көрәкне тутырып алам да
Селтәнеп кырга атам...
Җил белән кире килә ул
һәм мин ак карга батам.
Керфекләремә дә кунды
Үпте бит очларымнан
ләззәтләнеп кар очырдым...
Буранны кочам сыман
Көн дә көрәп өйрәнмәгәч
Билемә дә тиз тиде...
Туктап уйлыйм "Сөт җыйган күк,
җыйсалар карны, име..."
Көн дә яусын дияр идек
Сөенер идек карга...
Ел әйләнә сатар идек,
Тутырып куеп ларга.
Әллә ниләр килә башка
саф һава бик ярамый
Безнең вай- файлы миләргә
Никтер бик тиз "ялганмый"
...көри- көри арып беттем
беләккәйләрем талды...
карның аның эше гел бер
артымнан явып калды...
Лилия Гарифуллина,
Көшкәтбаш авылы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев