Гаязовлар кунак булып кайтты
Мәдәният

Гаязовлар кунак булып кайтты

Тормыш коруларына да 35 ел булды.

7 июль көнне Казанда «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестиваленең республика этабы узды. Әлеге чарада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты. 

Быел призлы урыннарны Әгерҗе, Түбән Кама, Норлат районнарыннан килгән гаиләләр алды.
Фестивальгә, 2024 елда әлеге чарада республика югарылыгында җиңгән Гаязовлар гаиләсе дә чакырулы иде.

Гаязов Шәүкәт Гарәфетдин улы тормыш иптәше Гөлсинә Харис кызы белән Галиәскар Камал исемендәге яңа театр бинасында чарада кунак булып кайттылар. 28 июнь көнне аларның тормыш коруларына да 35 ел булды. Өч кыз тәрбияләп үстереп, өчесен дә кияүгә бирделәр. Өч оныклары бар. Өч кияүләренең олысы Хәсәнов Фидәил Гомәр улы махсус хәрби операция ветераны. «Ул да миннән калышмый, район һәм республика чараларында актив катнаша», дип яза Шәүкәт Гаязов.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


фестиваль

Нет комментариев