«Гаиләфест»та Кариледән Газизовлар гаиләсе иң яшь гаилә булып танылды (+фото)
Мәдәният

«Гаиләфест»та Кариледән Газизовлар гаиләсе иң яшь гаилә булып танылды (+фото)

«Гаиләфест» фестивалендә катнашкан Кариледә яшәүче Альмира һәм Марат Газизовларның гаилә коруларына 5 ел.

-  Аннан да күбрәк, - ди гаилә башлыгы Марат. – Чөнки без бер мәктәптә, бер партада утырып укыдык, гел бергә булдык.
Марат полицейскийда эшли, спортка якын, ә Альмира психолог-педагог, сәнгатьне ярата. Фестивальдә дә бик матур җырлады. Нәни кызчыклары да җырлады. Җиләк-җимештән тәмле композиция ясау бәйгесендә алар бананнан диңгездәге дельфинны ясаганнар иде.
- Дельфин ярны мәңгелеккә сайлый, шуңа да без аңа тукталырга булдык, -дип Альмира жюрины сокландырды. Газизовларга “ Нечкәбил” республика бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова аерым махсус бүләк тапшырды, гаиләне ишәйтергә киңәш итте, һәм шул күпбалалы гаиләдә бүләк- япманы өстәлгә ябып, тәмле чәйләр эчәргә язсын дип теләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев