Кенәбашка шагыйрәләр җыелды
Мәдәният

Кенәбашка шагыйрәләр җыелды

Кенәбаш авылы китапханәсендә төрле матур чаралар гел үтеп тора.

Кышкы каникул балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик файдалы үтте. Китапханәдә районыбызның күренекле шәхесләре – Мәгъмүрә Хөрмәтуллина һәм Чулпан Габделганиевалар белән очрашу үткәрелде. Балалар да, зурлар да алдан шагыйрәләрнең шигырьләрен өйрәнделәр, сораулар әзерләделәр. Очрашу матур җырлар, авторларның күңелләргә үтәрлек матур шигырьләре белән үрелеп барды. Әлеге орашу авылдашларның күңелләрендә озак сакланыр әле. Шундый матур кичә оештырганы өчен китапханәче Энҗе Галиәхмәтовага бик рәхмәтле алар.


китапханә

Нет комментариев