«Хезмәт» газетасының бүген быелгы тәүге саны дөнья күрде
Мәдәният

«Хезмәт» газетасының бүген быелгы тәүге саны дөнья күрде

Газетабыз 2022 елда райондашларыбызны район хәбәрләре, язмышлар, авыл хуҗалыгы яңалыклары белән таныштырудан тыш, өр-яңа проектлар белән дә куандырачак.

Бүгенге санда сез шундыйлардан “Ә авылда рәхәтрәк”, “Хезмәт”ле 90 еллык уртак тарих”, “Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп” проектлары белән таныша алачаксыз.

Шулай ук газетабызның беренче саны узып киткән 2021 елның нинди шатлыклы вакыйгаларга бай булуы, “Хезмәт” газетасы призына узган хоккей ярышы , бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узган район прокуратурасы коллективы хакында да бәян итә. Рәхим итеп укыгыз.

Фото: скриншот

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Хезмәт"

Нет комментариев