Мәгълүм булганча, 1июнь - Халыкара балаларны яклау көне районда күңелле бәйрәмнәр белән гөрләп узды. Балтач үзәк китапханәсе дә читтә калмады.
- Ул көнне Балтач Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчык балаларның шат авазына күмелде, - ди китапханә директоры Резеда Зарипова. - Балалар, шау-гөр килеп, “Балачак бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаштылар.
Биредә алар өчен сабын куыклары флешмобы, гофралы кәгазьдән эшләнмәләр мастер - классы, “Җәй, кояш, 100 фантазия” позитив-стенды, эрудит сандыгы, ачык һавада уку залы эшләде. “Балачак бәйрәме”ндә уку елы дәвамында иң күп китап укыган китап укучылар да билгеле булды.

Балтач урта мәктәбенең 3 Б сыйныфы укучысы Шаһимәрданова Ралинә һәм Норма урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә иң күп китап укучы исемен алып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Илһамланып, дәртләнеп, шатланып төрле уеннарда катнашкан һәр баланы китапханәчеләр татлы бүләкләр белән сыйлап торды.

Фото: автор
Нет комментариев