20 июньдә, «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында, «Сабантуй» ял паркында коляскалар парады узачак.
Ел саен истә калырлык итеп үткәрелүче әлеге чарада катнашасың килә икән, 18 июньгә кадәр район ЗАГС бүлегенә кереп яки «Коляскалар Парады – 2021» тамгасы белән Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Чараның нигезләмәсе белән Балтач районының официаль сайтында www.baltasi.tatarstan.ru таныша аласыз.
Чыганак: instagram.com
Нет комментариев