«Наз»да ял итүчеләр “Мирхәйдәр Фәйзи” музеенда сәяхәттә булып кайттылар
Мәдәният

«Наз»да ял итүчеләр “Мирхәйдәр Фәйзи” музеенда сәяхәттә булып кайттылар

Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын чагылдырган музей барысына да бик нык ошады

«Наз» социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез «Гаилә» милли поекты» кысаларында Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар.

Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын чагылдырган музей барысына да бик нык ошады. Татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган М. Фәйзинең иҗаты бу музейның һәм шулай ук Шода авылы халкының горурлыгы икәнлеген биредә тирән тоярга була.

Ахырда өлкәннәр һәм инвалидлар аларга музей буенча онытылмаслык сәяхәт кылырга мөмкинлек биргән музей мөдире Фәрхәт Рәшитовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


мирхәйдәр фәйзи

Нет комментариев