Ор авылында сәнгатькә гашыйк халык яши.
Мәдәният йортында төрледән-төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче егет-кызлар бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Узган атнада мәдәният йорты каршында эшләп килүче "ООРS" бию төркеме һәм кашыкчылар ансамбле Иске Йөрек авылында үткән "Халкым мирасы" дип исемләнгән төбәкара фольклор фестивалендә катнашып кайтты. Ике номинациядә дә 1 урынны алу бәхетенә ирештеләр.Котлыйбыз үзләрен, уңышларыгыз дәвамлы булсын.

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев