Ор кырларына агитбригада чыкты (фото)
Мәдәният

Ор кырларына агитбригада чыкты (фото)

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара.

Игенчеләребез урып-җыю чорын түземсезлек белән көтеп алып, унышны жыеп алу эшенә керештеләр. Елы да уңдырышлы килеп, эшләр өчен көннәре дә бик яхшы тора.

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, мәдәният хезмәткәрләре дә бу чорны читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән.

Ор клубы артистлары басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләүче игенче-механизаторларга ял минутлары бүләк итте.

Безнең чыгышларыбыз аларга эшләргә әз генә булса да, көч биргәндер дип уйлыйбыз. Игенчеләр үзләре сау-сәламәт булып, илләребез тыныч булып, техникалары ватылмыйча игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алырга язсын.

 

Раушания Гайнуллина 

Ор авылы


Нет комментариев