Янда булу гына түгел, Рәхәт җанда булуың... Күңелемдә учак ягып, Гел җылытып торуың
Янда булу гына түгел,
Рәхәт җанда булуың...
Күңелемдә учак ягып,
Гел җылытып торуың
Янда булу гына түгел,
Рәхәт җанда булуың...
Җылы кочагыңа алып
Татлы уйга талуың
Янда булу гына түгел,
Рәхәт җанда булуың...
"Яратам" дип күзләремә
Сөеп карап торуың
Синең янда һәрбер минут
Истә калырлык ләззәт!
Мең кабатлыйм бар җиһанга-
Янда булу гына түгел,
Җанда булуың рәхәт!
Лилия Гарифуллина
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев