Шеңшеңәр мәктәбе укучылары нинди юллардан узган?
Мәдәният

Шеңшеңәр мәктәбе укучылары нинди юллардан узган?

Укучылар рус телендә Ленинград блокадасы вакытын тасвирлаган китаплар исемлеге белән таныштылар, ди Зөлфия ханым.

Шеңшеңәр авылы китапханәчесе Зөлфия Галиева авыл мәктәбенең урта сыйныф укучылары өчен «Яшәү юлы» китабы битләре буйлап...» исеме астында әдәби сәгать үткәргән.

 Чара барышында «Дорога жизни» (Н. Ходза) китабы битләреннән иң тетрәндергеч өзекләр укылды. Балтач районы буенча Ленинград өчен сугышларда катнашкан райондашларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Укучылар рус телендә Ленинград блокадасы вакытын тасвирлаган китаплар исемлеге белән таныштылар, ди  Зөлфия ханым.

Әлеге чараның максаты булып укучыларны авыр сугыш еллары вакыйгалары, Ленинград блокадасы турында язылган әдәбият белән таныштыру, тынычлыкның кадерен белергә өндәү, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү булган.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев