Шода авылында бүген урам балалар театры фестивале булды.
Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары ишек алдында "Театр - яктылыкка, нурга илтә..." дип исемләнгән балалар театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды.
Кунаклар музей белән танышты, конкурста катнашкан коллективларны бүләкләделәр, иң яхшы театр коллективларының чыгышы күрсәтелде.
Татар дәүләт курчак театры башкаруында мастер-класслар уздырылды һәм "Авыл эте Акбай" спектакле күрсәтелде.
Кунаклар кайнар коймак белән чәй, поп-корн, татлы мамык, туңдырма, коктейль белән сыйланды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев