“Сәйлән”нәрдә бәйрәм (+фото)
Мәдәният

“Сәйлән”нәрдә бәйрәм (+фото)

Куныр мәдәният каршында оешкан “Сәйлән” фольклор ансамбле ямьле язны матур бәйрәм чарасы белән башлады.

Үзләре гел башкаларга бәйрәм ясаган “Сәйлән” фольклор ансамбле өчен мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип аталган кичә оештырды. Кичә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин котлавы белән башланып китте. Ансамбльгә йөрүче ханымнар үткәннәрне искә алып элекеге җырларны җырлады, үзебезнең район язучылары Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләрен укыды, тапкырлыкта-зирәклектә көчләрен сынадылар. Куныр урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерлары исә бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Куныр авылы

Нет комментариев