«Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин
Мәдәният

«Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин

«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Теләгән һәркем «Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән языла ала. Акция 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ташлама 2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылган очракта бирелә. Чара «Россия почтасы»ның «Көзге ташламалар декадасы» акциясе ярдәмендә үткәрелә.

Бу чорда республика, шәһәр һәм район газета-журналларына ташлама белән язылырга мөмкин. Теләсә кайсы почта бүлегендә яки онлайн рәвешендә акциядә катнашып, яраткан басмаларыңны өеңә яздырып алу мөмкинлеге бар.

Акциядә http://tatmedia.ru/podpiska сылтамасы буенча «Татмедиа» сайтында да катнашып була.

Фото: Рамиль Гали

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


подписка ташламалы рәвештә язылу

Нет комментариев