"Туым җондызы" фестивалендә Балтачлылар да сәхнә күрке
Мәдәният

"Туым җондызы" фестивалендә Балтачлылар да сәхнә күрке

Юбилей булу сәбәпле, чара конкурс итеп түгел, ә төрле елларда җиңү яулаган катнашучыларның юбилей концерты буларак оештырылды.

"Туым җондызы" керәшен җыры фестиваленә бу юлы республиканың иң-иңнәре җыелган иде, алар арасында райондашларыбыз да бар. Быел яшь башкаручыларның әлеге фестивале X тапкыр уздырылды. Юбилей булу сәбәпле, чара конкурс итеп түгел, ә төрле елларда җиңү яулаган катнашучыларның юбилей концерты буларак оештырылды. Казан дәүләт филармония сәхнәсендә бу көнне Таңсылу һәм Рамазан Әсадуллиннар белән Регина Тихонова триосын (җитәкчеләре – Айсылу Әсадуллина) һәм Субаштан Игорь Ивановны (җитәкчесе – Хәлил Фәизов) күреп була иде. Лауреатларыбызга дипломнарны төрле елларда «Керәшен чибәре» бәйгесендә җиңеп чыккан кызлар тапшырды. Елдан-ел райондашларыбыз төрледән-төрле бәйгеләрдә матур чыгышлары белән Балтачыбыз данын еракларга таныта, афәрин!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


фестиваль

Нет комментариев