“Язгы тамчылар” концертыннан фоторепортаж
Мәдәният

“Язгы тамчылар” концертыннан фоторепортаж

Балтач мәдәният үзәге түгәрәкләренә ел әйләнәсе йөреп, җыр, бию, нәфис сүз осталыгы буенча белем туплаган балаларның "Язгы тамчылар" дип исемләнгән отчет концерты булып узды

Апрель ае районыбызда төрледән-төрле концертларга бай булды. Бигрәк тә балалар катнашында узучы әлеге чараларны балтачлылар бик яратып кабул итә.

Күптән түгел Балтач мәдәният үзәге түгәрәкләренә ел әйләнәсе йөреп, җыр, бию, нәфис сүз осталыгы буенча белем туплаган балаларның "Язгы тамчылар" дип исемләнгән отчет концерты булып узды. Әлеге бәйрәмгә тиң чараны тамаша кылган әти-әниләр, әби-бабайлар һәм калган райондашларыбыз концертның бик матур һәм күңелле булуын ассызыклады. Барлык әти-әниләр исеменнән балаларыбыз белән эшләп, аларның сәләтләрен ачучы остазларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Лилиана Әхмәтшина

Автор фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев