Йолдызлар бик күп санасаң! Чыннан да, Балтачыбыз күгендә йолдызлар бик күп санасаң. Сәнгать өлкәсендә бигрәк тә.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең “Уникс”та узган гала- концертында вокал-соло буенча Камилә Эркәева өченче урынга лаек булып, тун белән бүләкләнгән иде. Нәфис сүз остасы Мурат Гафиуллин исә икенче урынга лаек дип табылды һәм самокатка ия булды.
Ә менә зона бәйгеләреннән узып, финалга чыкканнары – “Восторг” бию коллективы белән конферанс Әмир Исрафилов 29 апрель көнне башкаланың “Пирамида” мәдәни үзәгендә чыгыш ясаячак. Уңышлар сезгә, балакайлар!
Нет комментариев