50дән артык веб-редактор Казанда очрашты (+ фото)
Мәгариф

50дән артык веб-редактор Казанда очрашты (+ фото)

Бүген «Татмедиа»да район сайтларының веб-редакторлары өчен укулар уза.

"Татмедиа"да узучы семинарда районнардан килгән 50 дән артык веб-редактор катнаша. Алар арасында хезмәттәшебез  "Хезмәт" газетасы сайтының веб-редакторы Гөлзидә Газизуллина да бар.

Семинардагылар өчен лекцияләр, төркемнәрдә эшләү, стратегик сессия, эшлекле уенны үз эченә алган бай программа тәкъдим ителде. Чараның спикеры - «Татмедиа» АҖ медиамәктәбе директоры Александр Третьяков.

Семинарны ачу тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.

- Укулар кызыклы булырга ошап тора. Биредә алган белемнәр һичшиксез эшчәнлегебездә ярдәм итәчәк, - ди хезмәттәшебез.


татмедиа

Нет комментариев