Балтачта «Профессионаллар» IX һөнәри осталык чемпионаты узды
Мәгариф

Балтачта «Профессионаллар» IX һөнәри осталык чемпионаты узды

Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 23 егет катнашты.

Бүген Балтачта компетенцияләр буенча  «Профессионаллар» IX һөнәри осталык чемпионаты узды.

Балтач урта мәктәбе базасында «Металл эшкәртү», «Костюм дизайны», ә ДОСААФ базасында «Автомобиль йөртү», «Трактор йөртү» буенча көч сынаштылар.

Мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, ДОСААФ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе, ЮХИДИ бүлеге  белән берлектә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» IX чемпионаты кысаларында «Автомобиль йөртү», «Трактор йөртү» компетенцияләре буенча ярышлар үткәрде. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 23 егет катнашты. 

«Автомобиль йөртү» компетенциясе буенча:
1 урын — Гатауллин Рамазан, Норма мәктәбе;
2 урын – Гайнанов Замир, Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел мәктәбе;
3 урын – Хамматов Рөстәм, Салавыч күппрофильле лицее

«Трактор йөртү» компетенциясе буенча:
1 урын – Фәйзрахманов Илдан, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе;
2 урын — Галипов Ислам, Норма мәктәбе
3 урын – Закиров Алмаз, Нөнәгәр мәктәбе

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев