Сосна мәктәбендә “Бәлеш бәйрәме”н гөрләткәннәр (фото)
Мәгариф

Сосна мәктәбендә “Бәлеш бәйрәме”н гөрләткәннәр (фото)

Балаларны сөендергән өчен аларның гаиләләренә тигезлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бу изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

Сосна мәктәбендә элек-электән килгән матур традиция бар. Һәр ел саен көзге каникул алдыннан “Уңыш бәйрәме” үткәрелә. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре тәмле бәлеш әзерли.  Бу матур традиция гаилә һәм мәктәп бердәмлеген тагын да ныгыта.

Быел да 26нчы октябрь көнне мәктәбебездә “Бәлеш бәйрәме” булды. Әлеге бәйрәмне оештырырга укучыларыбызның әти-әниләре зур ярдәм иттеләр. Үз көчләрен керткән, матди ярдәм күрсәткән  изге күңелле авылдашларыбызга,барлык укытучылар,укучылар,әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Балаларны сөендергән өчен аларның гаиләләренә тигезлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бу изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев