Озак еллар балта остасы булып, колхозда, авылда яңа биналар салуга зур өлеш керткән шәхес
Куныр авылында яшәүче Гыйниятулла Надыршин гаиләсендә бүген зур шатлык - йорт башлыгына 90 яшь тулды. Озак еллар балта остасы булып, колхозда, авылда яңа биналар салуга зур өлеш кертә. Пархода авылы кызы Резеда апа белән матур гаилә төзиләр, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның 14 оныклары, 15 оныкчыклары бар. Юбилей алдыннан төп өйдәге төпчек улы һәм килене аларга онык алып кайталар.
Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев